+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 декабрь 2024, 17:29

Колоннада фотосурәтләре конкурсына йомгак ясалды

Уфаның Дуслык монументы төбәгендә Агыйдел яры буендагы колоннаданың фотосурәтләре конкурсына җиңүчеләр билгеле булды.

Колоннада фотосурәтләре конкурсына йомгак ясалдыКолоннада фотосурәтләре конкурсына йомгак ясалды
Колоннада фотосурәтләре конкурсына йомгак ясалды

8 ноябрьдә фотоконкурска гаризалар кабул итү тәмамланды, һәм тавыш бирү башланды. Нәтиҗәдә җиңүчеләр түбәндәгечә урнашты:

"Һөнәри фотография" номинациясендә:
1нче урын һәм 40 000 сум акчалата приз - Яровиков Олег;
2нче урын һәм 20 000 сум акчалата приз - Седельников Дмитрий;
3нче урын һәм 10 000 сум акчалата приз - Кулагин Николай;

"Һәвәскәр фотография" номинациясендә:
1нче урын һәм 15 000 сум акчалата приз – Бочкарева Ольга;
2нче урын һәм 10 000 сум акчалата приз – Щепетова Ольга;
3нче урын һәм 5 000 сум акчалата приз - Тарасова Мария.

Суперприз - Абхазия Республикасына җиде көнгә туристик юлламаны (2025 елның җәйге сезонында 8 төн) Низамов Альберт отты.

Фотосурәтләр белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://creativeufa.ru/gallery

Фото: Яровиков Олег

Автор:Денис Таваев
Читайте нас