+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
8 декабрь 2024, 07:34

"Мигрантлар безгә кирәк"

Башкортстан Фәннәр академиясе Стратегик тикшеренүләр институтының социомәдәни анализ үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Александр Кобыскан республика Башлыгы Радий Хәбиров белән үткән "Туры эфир" турында үз фикерләрен белдерде.

"Мигрантлар безгә кирәк""Мигрантлар безгә кирәк"
"Мигрантлар безгә кирәк"

3 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәләм”, UTV телеканалларының һәм “Юлдаш” радиостанциясенең туры эфирында республика халкы, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләренең актуаль сорауларына җавап бирде. Алар арасында республикага килгән мирантлар турында да сорау яңыгары. Төбәк җитәкчесе аңа болай дип җавап бирде:

Мигрантлар мәсьәләсе бездә башка төбәкләрдәге кебек кискен тормый. “Мигрант” сүзе үзе үк ниндидер тискәре төсмер алды, гәрчә чынлыкта кешеләр акча эшләргә килгән булса да. Бөтен дөнья шулай яши һәм бу – нормаль күренеш. Бу хезмәт ресурсларын бүләргә мөмкинлек бирә.

Мигрантлар республикага кирәк. Безнең икътисад әлегә алардан башка тулысынча эшли алмый, шул исәптән төзелеш өлкәсендә дә.

"Чыннан да, планлаштырган төзелеш эшләрен башкарып чыгарга хезмәт резервлары кирәк, - ди Александр Кобыскан. - Бу вакытлы, әмма объктив күренеш."

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас