+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
9 Декабря 2024, 10:44

Спорт аша - сәламәтлеккә!

3 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәләм”, UTV телеканалларының һәм “Юлдаш” радиостанциясенең туры эфирында республика халкы, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләренең актуаль сорауларына җавап бирде. Алар арасында иҗтимагый, социаль объектлар турында да сораулар бар иде.

Спорт аша - сәламәтлеккә!Спорт аша - сәламәтлеккә!
Спорт аша - сәламәтлеккә!

- Соңгы биш елда төбәктә социаль объктлар төзүгә аеруча зур игътибар бирелә, - ди бу хакта политолог Николай Евдокимов. - Бу - мәктәпләр, медицина учреждениеләре, спорт объектлары һәм башкалар. Әлбәттә, аларны төзүгә финансауның зур өлеше үзәккә туры килә. Республика социаль юнәлештәге, коммерция карамагында булмаган спорт оешмалары субсидияләр һәм грантлар төрендә 1,6 млрд сумнан артык акча алды. Социаль заказны уңышлы гамәлгә ашыруның өч елында 5 меңнән артык балага секцияләргә йөрү мөмкинлеген арттыруга һәм түләүсез нигездә өстәмә спорт әзерлеге бирүгә ирешелде.

Нәтиҗәдә, 2018 елда республикада 60 яшьтән өлкәнрәк 301 кеше генә ГТО нормаларын тапшыруда катнашса, 2023 елда бу сан – 5 меңнән артык. 4 мең кеше нормативны үтәде, алар физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләренә 10 мең сум номиналлы сертификат алды. 2024 елдан 6-17 яшьлек инвалид балалар да шундый хокукка ия, ГТО нормасын уңышлы тапшырган өчен 162 бала сертификат алды инде.

2025 елга өстенлекле бурычлар арасында – махсус хәрби операция ветераннарына физкультура-савыктыру хезмәтләре күрсәтү, республика аккредитацияләнгән спорт федерацияләренә максатлы ярдәм күрсәтү буенча «Чемпионнар федерациясе» төбәк пилот проектын эшләтеп җибәрү.

2027 елга федераль бюджет проектында Уфада ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексының икенче чиратын төзүгә 552,9 млн сум каралган. Башкортстан Башлыгы республикада яңа спорт корылмаларын төзүнең мөһимлеген аеруча билгеләп үтте.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас