Кичә Уфада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә ел нәтиҗәләренә багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстаннан мәртәбәле кунаклар, Башкортстан татарлары, иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре, журналистлар катнашты.
Быелгы чараның тантаналы өлешендә мәшһүр татар композиторларының классик әсәрләреннән торган программа тәкъдим ителде.
Чара мәшһүр тальянчы Фән Вәлиәхмәтовның истәлегенә фильм күрсәтүдән башланды. Гармунчы Салават Әкъсәнов тальянда Фән абыйның яратып башкарган көйләрен уйнады. Программада Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, опера җырчысы, «Алтын битлек» премиясе иясе Илһам Вәлиев, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Идрис Газиев, аның укучылары Вилдан Абраров, Юнир Хисмәтуллин, Язгөл Гайсина тамашачылар алдында чыгыш ясады. Чараны Уфа "Нур" татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның халык һәм Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова алып барды.
Чараның бүләкләү өлешендә күренекле каләмдәшебез, легендар “Кызыл таң”чы, журналистика ветераны Фәрит Фаткуллин Татарстан Республикасының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләнде. Әлеге югары бүләкне Фәрит абый Фаткуллинга Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев тапшырды. Хөрмәтле каләмдәшебезне югары бүләге белән котлыйбыз, сәламәтлек, уңышлар телибез!
Фото: Фәния Габидуллина.