+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 декабрь 2024, 08:30

Көрәш сараенда спорт секцияләре эшли башлады

Август ахырында ачылган Уфа Көрәш сарае инде өч тапкыр халыкара форум мәйданчыгына әверелде: «Русия – спорт державасы», Русия белән Казахстанның ХХ төбәкара хезмәттәшлек форумы, Ялта халыкара икътисади форумы.

Көрәш сараенда спорт секцияләре эшли башладыКөрәш сараенда спорт секцияләре эшли башлады
Көрәш сараенда спорт секцияләре эшли башлады



Биредә Русиянең күп кенә төбәкләреннән, дистәләгән чит илләрдән кунаклар булды, күп миллиардлы икътисади килешүләр төзелде. Хәзер дөнья дәрәҗәсендәге уникаль спорт объекты гадәти эш графигына керә, ә аның хуҗалары тренировкаларга керешүче яшь спортчылар булды. Дзюдо, көрәш, грэпплинг һәм башка көрәш төрләре белән шөгыльләнергә теләүче балаларны җыю дәвам итә. Тренировкаларның нинди шартларда узуы, секцияләргә нинди яшьтән язылуы турында Көрәш сарае директоры Эдуард Абдядилов сөйләде.

- Эдуард Юрьевич, көрәш сарае халыкара форумнарда сынау узды инде, төп процесска – тренировка процессына күчү ничек бара?
- Өч айдан артыграк эшләү дәверендә форумнар үткәрү турында тулы аңлау булдырылды. Хәзер тренировка процессын көйлибез, бу бер атна вакытны алыр дип уйлыйм. Инде беренче күнегүләр көне узды, анда без бик күп балаларны җыйдык.

- Хәзер нинди секцияләр эшли?
- Дзюдо, грэпплинг һәм ирекле көрәш секцияләре, самбо буенча тренировкалар башлана. Көрәш һәм билбау көрәше буенча күнегүләр өчен зал әзерлибез. Яңа елга кадәр республика грек-рим көрәше мәктәбен кабул итәргә исәп тотабыз, алар өчен ике зал әзерлибез.

- Секцияләргә ничә бала җыйдыгыз, теләүчеләр күпме?
- Бездә җыю белән шөгыльләнүче махсус бүлекчә бар, чөнки бу бик мөһим юнәлеш. Без якындагы районнарда яшәүчеләргә мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә тырыштык. Көрәш сараеның ачылганын бөтен кеше дә белми икән. Бүгенге көндә 1500 бала җыелган инде. Монда шуны аңларга кирәк, күпләр секцияләргә языла, әмма балалар безгә килеп җитәргә, калырга теләргә тиеш, шуңа күрә сан үзгәрәчәк. Нәтиҗәдә без 1200 баланы дәресләр белән колачлый алырбыз дип уйлыйм. Яшь спортчыларның яше сайланган көрәш төренә бәйле. Дзюдо, самбо һәм грепплинг секцияләренә 4 яшьтән кабул итәбез.

- Мөгаен, малайларны гына аласыздыр?
- Малайларны һәм кызларны кабул итәбез. Көрәш – кызлар өчен бик яхшы спорт төре, дип саныйм. Ул чыныктыра, үз көчеңә ышаныч, үзеңне яклау мөмкинлекгебирә. Шуңа күрә кызларны аеруча көтәбез. Исегезгә төшерәм, секциягә җыю дәвам итә, ул ел әйләнәсе барачак. Балалар килә, үзләрен сынап карый, калалар яки башка спорт төрен сайлый. Димәк, безгә дә башка секцияләрдә шөгыльләнеп карап киләләр. Бу нормаль – бала үзенә ошаган спорт төрен табарга тиеш.

- Балаларын сезгә яздырырга теләүчеләргә кая мөрәҗәгать итәргә?
- (347) 299-20-99 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Сезгә секцияләр турында тулы мәгълүмат бирәчәкләр, көрәшнең билгеле бер төренә ничә яшьтән язылырга мөмкин, кайсы вакытта якын килергә, үзең белән нәрсә алырга. Бу иң гади һәм иң уңайлы ысул.

- Ә тренерлар штаты тупланганмы?
- Тренерлар коллективы формалашты, остазлар егетләр белән эшли башлады.

- Көрәш сарае үзен халыкара форумнар, концертлар уздыру мәйданчыгы буларак танытты инде. Бу практика дәвам итәрме, бу күнегүләргә комачауламасмы?
- Без төрле чаралар кабул итә алабыз. Объект дөрес логистик оештырылган, бу агымнарны аерырга мөмкинлек бирә. Халыкара форумнар вакытында биредә төрле чаралар: "түгәрәк өстәл"ләр, дискуссияләр, концерт программасы үткәрелгән. Безнең бурыч эшне оештыру, агымнарны кешеләргә уңайлы булсын өчен бүлү иде. Мин монда кыенлыклар күрмим. Безнең 3500 тамашачыга исәпләнгән төп аренабыз бар, партерда тагын 1500 урын булачак. Ягъни без 5000 кешене кабул итә алабыз һәм аларны тренировкага килүче балалар, концерт тамашачылары белән бүлешә алабыз.

- Көрәш сараеның ачык мәйданчыгы да бар әле, аны ничек файдаланырга ниятлисез?
– Кыш айларында биредә шугалак булачак, хоккей тартмаларын җиһазларга уйлыйбыз. Елның җылы вакытында футбол, баскетбол һәм волейбол секцияләре эшләячәк. Җиңел атлетика юлларына керү мөмкинлеген тирә-як йортларда яшәүчеләр өчен ирекле итәргә телибез.

Роман Якимчук әңгәмәләште.

Фото: Олег Яровиков


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас