Мондый үзгәрешләр "Транспорт салымы турында"гы төбәк законына кертелде. Хәзер салымнарны вакытында түләмәү бик үк отышлы түгел. Мәсәлән, әгәр “Lada Granta” автомобиле өчен транспорт салымы елына 870 сум тәшкил итсә, бурычлыга инде 2 175 сум түләргә туры киләчәк.
“Kia Rio” өчен түбән ставканы кулланып салым 2 460 сум тәшкил итә, кулланмыйча – 4 305 сум.
“Бүген Башкортстан Республикасында транспорт салымын түләүче 1,15 млн кешенең 94 проценты түбән ставкалардан файдалана. Шул ук вакытта республикада 400 меңгә якын гражданның беренче декабрьгә салым буенча бурычы бар”, – дип билгеләп үтә Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Андрей Агапов.
Әгәр 1 гыйнварга кадәр салымнар буенча бурыч түләнмәсә, мондый салым түләүчеләр транспорт салымы буенча киметелгән ставкадан файдалана алмаячак. Моннан тыш, салымнарны вакытында түләмәү пеня исәпләүгә, суд чыгымнарына, счетларны блоклауга, милекне арестка алуга, Русия Федерациясеннән читкә чыгуны тыюга китерәчәк. Салым бурычын тикшерергә һәм оператив рәвештә түләргә салым түләүченең шәхси кабинеты яки аның “Налог ФЛ”мобиль версиясе ярдәм итәчәк. Салым бурычы турындагы мәгълүмат шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында да бар.
Салым бурычын түләүгә квитанцияне КФҮнең теләсә кайсы офисында яки салым органында шәхсән алырга мөмкин. Салымнарны банкларда яки аларның мобиль кушымталарында, Русия почтасы бүлекчәләрендә, шулай ук штрих-код яки QR-код буенча банк терминаллары аша түләргә мөмкин. Салым органнары гражданнарга салым бурычы булмауга инанырга һәм Яңа елны намуслы салым түләүче статусында каршы алырга киңәш итә.
Әгәр сез артык күп салым түләргә теләмисез икән – вакытында түләгез!
Автор фотосы.