

Закон проектына ярашлы, балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен, тәмәке продукциясен, никотинлы продукцияне яисә аларны җитештерү өчен чималны, кальяннарны, никотинлы продукцияне куллану өчен җайланмаларны яисә аларны җитештерү өчен чималны ваклап сату (әгәр бу гамәл берничә тапкыр кылынган булса) 50 мең сумнан 80 мең сумга кадәр штраф белән, яки бер елга кадәр төзәтү эшләре белән (билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп) җәзаланачак.
Сүз вейплар, электрон сигаретлар, тәмәке, кальян, насвай, снюс турында бара, аларны куллану җитди авыруларга китерергә мөмкин. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу продукцияне сатучылар, табыш артыннан куып, хокук бозуларга бара, нәтиҗәдә балалар тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра.
Узган елда никотинлы һәм тәмәке продукциясен сату кагыйдәләрен бозу факты буенча 6496 административ эш кузгатылган, бу, 2022 елдагы белән чагыштырганда, 53,7 процентка күбрәк.
Фото: ria.ru