+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
17 декабрь 2024, 18:08

Республиканың Пробация үзәге - яңа социаль объект

Ул төрмәләрдә һәм холык төзәтү колонияләрендә җәза срогын үтеп чыккан элекке тоткыннарны социальләштерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.

Республиканың Пробация үзәге - яңа социаль объектРеспубликаның Пробация үзәге - яңа социаль объект
Республиканың Пробация үзәге - яңа социаль объект

Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәннәр биредә психологик ярдәм, документлар, пособиеләр һәм түләүләр рәсмиләштерүдә, һөнәри белем алу һәм эшкә урнаштыруда, социаль файдалы элемтәләрне тергезүдә һәм булдыруда ярдәм күрсәтү хезмәтләрнең тулы бер комплексын бушлай ала алачак.

Яңа үзәк түбәндәге адрес буенча урнашкан: Уфа шәһәре, Кольцевая урамы, 47 "Б" санлы йорт (элекке Уфа сәнгать-гуманитар колледжы).

Исегезгә төшерәбез: илдә былтыр пробация турында закон кабул ителде, ул ике этапта үз көченә керә. Ул ресоциальләштерү, социаль адаптация һәм социаль ярдәм күрсәтү буенча реабилитацияләү программаларын һәм азат ителгәннән соң психологик ярдәм күрсәтү һәм постпенитенциар пробацияне үз эченә ала.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас