Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек буенча республика дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Урал Искәндәров хәбәр иткәнчә, торак пунктларда барлыгы 241 кышкы таучык эшләячәк, шуларның 133е дәүләт теркәвен узачак. Сүз югары, урта һәм түбән хәвеф категорияләренә кертелгән корылмалар турында бара.
- 17 декабрьгә дәүләт комитеты белгечләре 96 тауның торышын тикшерде. Калган 37 корылманы теркәү эшен 20 декабрьгә кадәр төгәлләргә планлаштырабыз, - диде Урал Искәндәров.
Дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Яңа ел шәһәрчекләре территориясендә таудан имин шуу кагыйдәләрен урнаштырырга кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук кышкы чорда халыкка аттракционнарны эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирү өчен 8-800-347-70-00 номерында "кайнар линия" эшләячәген өстәде.
Моннан тыш, мәктәп каникуллары көннәрендә дәүләт комитеты ата-аналарны һәм балаларны таудан шуганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру буенча куркынычсызлык акцияләре үткәрәчәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ассызыклаганча, барлык Яңа ел шәһәрчекләрен җиһазлауны 20 декабрьгә кадәр төгәлләргә һәм 23 декабрьгә кадәр бу эшнең нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кирәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: республиканың торак пунктларында барлыгы 329 Яңа ел мәйданчыгы һәм 1 119 бәйрәм чыршысы урнаштырыла.
Фото:"Башинформ"