Бу хакта ул социаль челтәрдәге дусларына болай яза:
"Соңгы еллар безнең гаилә өчен дә, иҗатым өчен дә җиңел бирелмәде. Тик мин балаларны да, еш авырган әниемне дә, балаларымның сугышта 2 ел булган әтисен дә, төркемемне дә, бөтен көчемне, вакытымны биреп, аларга терәк булырга тырышып алып бардым.
Дөрес әйтә гади тамашачым, «үз башына төшмәгән аңламый» дип. Эшемне, иҗатымны ничек булса да алып барырга тырыштым. Үз көчем белән. Алгарак киткән саен аякларыма сугып торучылар булса да, дәшмичә, тырыштым, эшләдем. Иҗатыма кайчак вакыт аз калды, чөнки бөтен йөк миндә булды.
Бу – зарланумы? Юк! Инде барысы да әкрен генә җайланып килә, гәрчә, югалтулар аз булмаса да…
Хәзер балаларым да әтиләре белән бәхетле булып яшиләр, мин дә планнарымны үтәрмен, Аллаһы боерса. Кайбер моментлар белән шулай уртаклашырмын», – дигән Башкортстанның атказанган артисты.
Фото: Иркәнең шәхси архивыннан.