Очрашуда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында югары технологияләр чемпионатында һәм һөнәри осталык чемпионатында җиңү яулаган яисә призлы урыннар алган егетләр катнашты.
Төбәк җитәкчесе слетта катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм аларның чемпионат хәрәкәтендәге уңышларын югары бәяләде.
- Быел Башкортстан җыелма командасының Санкт-Петербургтагы «Профессионаллар» чемпионатындагы чыгышы көчле тәэсир калдырды - 44 медаль яулады, команда иң яхшы бишлеккә керде. Бу бик яхшы, лаеклы нәтиҗә. Финалга кадәр барып җитеп, җиңү яулаган һәркем үзенең югары һөнәри осталыгын раслады, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы һәр яшь кешенең, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булганнарның, һөнәр алу мөмкинлеге булуның мөһимлеген билгеләп үтте. Алга таба сорауларга җавап бирде. Аерым алганда, төбәк җитәкчесе хезмәт кешесенә мөнәсәбәтнең ничек үзгәрүе турында сөйләде.
Очрашуның ахырында студентлар Башкортстан Башлыгына чемпионат хәрәкәтенә игътибары һәм урта һөнәри белем бирүдә ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Алар төбәк җитәкчесенә «Абилимпикс» хәрәкәтенең брендлы формасын тапшырды. Ә дроннар җыю белән шөгыльләнүче иреклеләр Радий Хәбировка үз волонтерлык оешмасының шевронын бүләк иттеләр.
Радий Хәбиров чемпионатларда катнашкан командаларга уңышлар һәм яңа казанышлар теләде. Шулай ук төбәк җитәкчесе ярышларда катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады.
Фото: glavarb.ru