Республика җитәкчесе тулаем алганда республиканың икътисади санкцияләр кичерүе турында сөйли. Шулай ук сүз тышкы икътисади элемтәләр турында бара, аерым алганда, чит ил партнерларын нәрсә кызыксындыра һәм Башкортстан аларга нәрсә тәкъдим итә ала.
Аеруча игътибар – СВО зонасында сугышчылар белән үзара хезмәттәшлек темасына. Радий Хәбиров фронтка сәфәрләре, хәрбиләр белән аралашуы һәм республиканың үз яклаучыларына күрсәткән ярдәме турында сөйли.
Моннан тыш, интервьюда Башкортстанның мәдәни мирасын саклау мәсьәләсе дә күтәрелә. Радий Хәбиров төбәк символларының берсе булган Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү планнары турында сөйли һәм бу эшнең ни өчен кирәк булуын, аны гамәлгә ашыру өчен нинди адымнар ясалганын аңлата.
Фото: bashinform.news