+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 декабрь 2024, 13:39

Әлдә Сездәйләр бар әле дөньяда!

Санкт-Петербург башкортлары Корылтае рәисе Гөлназ Ибраһимова махсус хәрби операция барышында яраланып, Санкт-Петербург госпитальләрендә дәваланган якташларга актив ярдәм итә.

Әлдә Сездәйләр бар әле дөньяда!Әлдә Сездәйләр бар әле дөньяда!
Әлдә Сездәйләр бар әле дөньяда!

– Бар илебез җитди сынаулар кичергән катлаулы чорда яшибез. Петербургта хәрби госпитальләр күп, анда безнең якташларыбыз килә. Белүемчә, биредә әле 7 кеше дәвалана, күбесе операцияләрдән соң. Яңарак килгән ике яшь егетне операциягә әзерлиләр. Якташларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәбез, кирәк-яраклар сатып алабыз, аларны дәвалаган табиблар белән очрашабыз. Егетләрнең сәламәтлеге рөхсәт иткән хәлдә аларны концертларга, чараларга чакырабыз, алар белән бергә булырга тырышабыз, – ди Гөлназ Хәләф кызы. – Безнең егетләребез яу кырында гына түгел, тормышта да аерылып торалар. Медиклар сүзләренә караганда, башкортлар – бик ярдәмчел халык. “Без сезгә карап күңелегезнең никадәр киң булуына гаҗәпләнә идек, ә хәзер башкорт солдатларының да нәкъ шундый булуын күрәбез. Кулсыз яисә аяксыз яраланган хәрбиләр янәшәдә операциядән соң яткан дусларына, башка солдатларга ярдәм итәргә әзер”, – ди медиклар. Моны ишеткәч мин безнең халык чыннан да мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булуына ышандым.

Гөлназ Хәләф кызы һәм Төньяк башкалада яшәүче игелекле якташларга мең рәхмәт!

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас