Сүзем – “Үзәк МТС”ның Илеш филиалы директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рим Фәнис улы Шәмсетдинов турында. Туган җиргә мәхәббәте әти-әнисеннән – “Урожай” колхозында (хәзер токымчылык заводы) җигелеп эшләгән терлекче, бригадир Фәнис Галимҗан улыннан һәм савучы Тәвзилә Гыйльфан кызыннан килә. “Урта мәктәпне тәмамлаган елда колхозда тракторчы булып эшләргә калдым. Армия сафларында хезмәт итәр өчен һөнәр алу кирәк дигәч, военкомат юнәлеше буенча водительгә укыдым. Хезмәт итеп кайткач та, эшемне дәвам иттем”, – ди Рим Фәнис улы яшьлеген искә төшереп.
Техника серләрен берникадәр төшенгән егет, ниһаять, хыялын тормышка ашыра – Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. Кулына диплом алган яшь белгеч ике дә уйламый туган колхозына автомеханик булып кайта. Машина-трактор паркы мөдире, арытаба баш инженер вазыйфасын башкарган тырыш, таләпчән белгечне район җитәкчелеге дә игътибардан ычкындырмый – бераздан ул “Алга” колхозына рәис итеп үрләтелә. 1997 елда Русиядә беренчеләрдән булып Башкортстанда яңа төрдәге машина-технология станциясе – “Җиргән МТС”ы җәмгыяте барлыкка килә. Илештә аның филиалы булдырылгач, ул чордагы район хакимияте башлыгы Александр Ким аның җитәкчесе вазыйфасына Рим Шәмсетдинов кандидатурасын күрсәтә һәм ялгышмый. “Төрле мәсьәләләрне хәл итү өчен МТСка, кар-буранга карамый, иртәнге сәгать 4тән кузгала идек, чөнки 8гә барып җитәргә кирәк. Мәләвезгә кадәр шактый чакрым үтәргә кирәк, бераз гына соңласаң, башка филиаллар артыннан чиратта торуыңны көт тә тор. Җитмәсә, ул чордагы директор Айрат Шәмсетдинов үтә дә таләпчән кеше иде, документта бер өтерең төшеп калса да, кире бора. Шулкадәр юлны кире йөрмәс өчен икенче тапкыр хаталар ясамыйсың инде. Менә шулай тәртипкә өйрәтте ул безне. Аңа бик рәхмәтлемен”, – дип хатирәләрен яңартты җитәкче.
Янә бер яңалык – 2000 елда Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов Указы буенча “Башкирская” МТСы төзелә башлый. Шул рәвешле, җәмгыять “Башкирская” МТСы Чакмагыш филиалының Илеш районы бүлеге дип үзгәртелә. Аграр тармактагы әлеге яңа бүлекләрне булдыру ил күләмендә авыл хуҗалыгын реформалау юнәлешендә зур адым була. МТСлар төзү тармакны гына түгел, авылларны, уңдырышлы җирләрне саклап калу өчен дә тарихи карар була. Илеш районы да читтә калмый, әлбәттә. 2009 елда район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин башлангычы белән дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Илеш филиалы барлыкка килә һәм ул районнардагы филиаллар арасында иң зурлардан исәпләнә. Әйтергә кирәк, хуҗалык республиканың барлык районнарында аграр предприятиеләргә төрле хезмәтләр күрсәтү белән генә чикләнмичә, үзе дә игенчелек, терлекчелек тармагы белән уңышлы шөгыльләнә башлый. Туймазы филиалы исәбендә булган Бакалы районындагы 1300 гектар мәйданда җир дә өстәлә. Ул гына да түгел, элекке С. Юлаев исемендәге колхоз оешып, аянычлы хәлгә төшкән “Аташ” хуҗалыгына да ярдәмгә килә МТС. Озак вакытлар кул да тимәгән Сүлте сөтчелек фермасы территориясе тирестән тазартыла, биналар ремонтлана. Өстәвенә, ”ИлешСельхозхимия” предприятиесе бетерелгәннән соң, аның базасы да бирегә күчә. 2011 елда банкротлыкка чыккан М. Гафури исемендәге җәмгыятькә ярдәмгә килеп, яңа сулыш өрә. “Ишкар сөтчелек фермасында 400 баш малга исәпләнгән ферманы тирестән тазарттык, ремонтладык. Буш торган бинаны реконструкцияләп, ашханә итеп ачтык. Янә бер бина гараж итеп үзгәртелде. Саный китсәң, бик күп инде андый эшләр”, – ди Рим Фәнис улы. Шундый күләмле эшләрне башкарып чыгу өчен “500 ферма” республика максатлы программасы да зур ярдәм була. 2011 елда җәмгыять “Үзәк МТС”ның Илеш филиалы дип йөртелә башлый. Соңгы елларда шактый яңарыш кичергән МТСның куәтле техникасы уңышны сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп алырга, кыр эшләрен кыска вакыт эчендә башкарырга ярдәм итә. Бүгенге көндә “Үзәк МТС”ның Илеш филиалы ихатасы иртә таңнан ук техника гөрелтесенә күмелә. Югары уңыш алу, нигездә, агротехник чараларны төгәл үтәү, басуларда эшне оста оештыру нәтиҗәсе. Бу җәһәттән борчыласы юк, чөнки предприятие “штурвалы” артында озак еллар дәвамында тәҗрибә туплаган таләпчән җитәкче тора. Җәмгыять исәбендә 7500 гектар җир бар, алар дүрт авыл советы биләмәсендә урнашкан. “Аеруча җаваплы чорга, малларны кышлатуга кердек”, – ди Рим Фәнис улы.
Терлекчелек тә, игенчелек белән беррәттән, хуҗалык өчен мөһим тармаклар. Ишкар фермасында 900 баш кара-чуар токымлы эре терлек асрала, шуның 400е – савым сыерлары. Тармакны алга җибәрүдә мөһим роль уйнаучы факторларның берсе буларак, малларны ясалма орлыкландыру да оештырылган. “Үзәк” МТС”ның Илеш филиалында 1200 баш сыерга исәпләнгән ферма төзү исә – алда торган планнардан. Кайсы тармакны алсаң да, сынатмый хуҗалык, эш төгәл оештырылып, югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән өчен елның-елында 8 филиал арасында Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Боларның барысы артында да булдыклы җитәкченең тынгысыз, тырыш хезмәте ята, әлбәттә. Эшчәнлегендә катлаулы проблемаларны тирәнтен анализлап, вакытында нигезле карарлар кабул итә белә Рим Фәнис улы. Филиал Бакалы, Чакмагыш, Бөре, Бүздәк, Дүртөйле районнарына да хезмәт күрсәтә. “Әмма соңгы елларда башкаларга хезмәт күрсәтү күпмедер дәрәҗәдә икенче планга калып бара диярлек. Чөнки аграр хуҗалыкларның матди базасы елдан-ел көчәя. МТСка читтә эш кими дип һич кайгырмыйбыз, үзебез аграр җитештерү белән ныграк шөгыльләнәбез”, – ди җитәкче.
Ал-ял белми хезмәт куйганда, Рим Фәнис улына гаиләсе төп терәк, билгеле. Шәхси тормышыннан бик канәгать ул, Зәһинәсе белән бер ул һәм бер кыз үстергәннәр, матур йорт салып, күркәм гомер кичерәләр. Уллары Динар югары уку йортын тәмамлап, бүгенге көндә Башкортстан Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгында эшли, тормыш иптәше Вәсилә белән Уфада яши. Кызлары Эльвира Уфа дәүләт нефть техник университетында белем алган, бүгенге көндә тормыш иптәше Равил белән Санкт-Петербург шәһәрендә яши, төзелеш компаниясендә хезмәт сала. Агымдагы елда Рим Фәнис улы үзенең күркәм юбилеен – 60 яшен билгеләде. Юбилярга киләчәктә дә эшләре уң, сәламәтлек һәм бәхет юлдаш булсын, дигән теләктә калабыз.
Лилия Йосыпова.