Чараны оештыручылар - Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, «Бәхет территориясе» хәйрия фонды һәм "Рубрик" конструкторларының Русия бренды. Проектны М. Кәрим исемендәге Уфа халыкара аэропорты хуплады.
Рекорд кую өчен 100 мең деталь кулланылды, бу — Яңа ел коллекциясеннән бер меңнән артык кар бөртеге һәм йолдыз дигән сүз. Бу - детальләр һәм катнашучылар саны буенча конструкторларның иң зур җыелмасы.
«Бәхет территориясе» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова чарада катнашучыларны сәламләде һәм уңышлар теләде. Балалар янына Кыш бабай белән Карсылу да килеп, чарага бәйрәм рухы өстәделәр һәм башкалар белән бергә конструкторлар җыйдылар.
Фото: Зөһрә Исламова