Республиканың юл инфраструктурасы үсешә һәм яңартыла. БСТ телеканалының туры эфирында - юл төзелеше йомгаклары.
Уфада Пугачев урамындагы барлык эшләр 2025 елның сентябренә тәмамланачак. Агыйдел урамыннан Сочи урамына кадәр 1,5 километр озынлыктагы участокта машина йөрү өлеше 4 полосага кадәр киңәйтеләчәк. Бу хакта брифингта Уфа хакимиятенең Юлларны һәм ясалма корылмаларны төзү, ремонтлау идарәсе башлыгы Константин Паппе сөйләде.
- Иң катлаулы этап инде узды. 411 милекченең торагы сүтелде, түләү суммасы 2 миллиард сум тирәсе тәшкил итте. Бу елның декабренә бер күчемсез милек объекты буенча 1 суд процессы кала. Суд карары инде кабул ителгән, бинаның милекчесе аңа шикаять бирә ала. Шулай ук, инженерлык челтәрләрен күчерү дә башкарыла. Бер чакрым юлга 10 чакрым коммуникация туры килә. Алар буенча эш 95 процентка башкарылды, - диде Константин Паппе.
Киләсе елның беренче кварталында Җитез Танып аша күпердә әзерлек эшләренә керешәчәкләр. Бу хакта Юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Ришат Рәфыйков сөйләде.
- Борай районында күпернең ябылуы автомобильчеләр өчен җитди уңайсызлыклар тудырды. Машина йөртүчеләргә альтернатив юллардан файдаланырга туры килде. Әле әлеге күперне реконструкцияләү буенча проект эшләре алып барыла. Алдагы елның гыйнвар-февралендә подрядчы оешма әзерлек эшләренә керешәчәк, - диде Ришат Рәфыйков.
Фото: башинформ.рф