+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
27 декабрь 2024, 04:14

Юлларда балалар белән аеруча сак булыгыз!

Башкортстанның Балтач районында мәктәп автобусы юл-транспорт һәлакәтенә тару сәбәпле, җинаять эше кузгатылган

Юлларда балалар белән аеруча сак булыгыз!Юлларда балалар белән аеруча сак булыгыз!
Юлларда балалар белән аеруча сак булыгыз!

Башкортстанның Балтач районында мәктәп автобусы юл-транспорт һәлакәтенә тару сәбәпле, җинаять эше кузгатылган

Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, Куеда автомобиль юлының 56нчы километрында “ПАЗ” автобусы белән “МАН” йөк машинасы бәрелешкәннәр. Ав­то­бус­та 17 бала һәм балигъ булган яшьтәге ике пассажир булган. Авария нәтиҗәсендә 3 бала, 2 пассажир һәм водитель имгәнгәннәр.

Вакыйга урынында махсус хезмәт­ләр тикшерү оештырган, водительләрне, пассажирларны һәм авария шаһит­ларын тыңлаганнар. Суд-медицина һәм автотехник экспертизалар уздыру планлаштырыла. Тикшерү барышында пассажирлар йөртү буенча күрсәтелә торган хезмәтләрнең законда билгеләнгән таләпләргә һәм хәвефсезлек нормаларына туры килүе ачыкланачак.
Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү материалларын алга таба процессуаль карар кабул итү өчен эчке эшләр органнарыннан Тикшерү идарәсенә тапшыру мәсьәләсе кузгатылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстанда бу елның 11 аенда республика юлларында 2675 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 677 очракка, яки 20,2 процентка кимрәк.
Бәйрәмнәрдә юлларда аеруча сак булыгыз!

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас