- Яңа ел фестивале ике мәйданчыкта узачак: Ленин һәм Совет мәйданнарында. Совет мәйданында зур концерт булачак, анда «Мираж» төркеменең элекке солисткасы Наталья Гулькина чыгыш ясаячак. Уфада ике көнлек фестиваль кысаларында халык күңел ачулары, интерактив уеннар, конкурслар һәм әйлән-бәйлән оештырылачак. 1 гыйнварда карнавал костюмнары фестивале булачак, - диде Зөһрә Гордиенко.
Республиканың барлык туристлык объектлары Яңа ел бәйрәмнәрендә төбәк халкын һәм кунакларын кабул итәргә әзер, дип өстәде Гордиенко.
— 21 декабрьдә «Торатау» геопаркында Кыш бабай резиденциясе ачылды, анда бер көнлек турлар оештырылачак. Резиденция 12 гыйнварга кадәр көн саен 11:00дән 22:00 сәгатьтә эшләячәк. Яңа ел бәйрәмнәрендә шулай ук туристларны Евразия күчмә цивилизацияләр музееның «Турахан» визит-үзәге, «Салават җире» һәм «Шүлгаәнташ» тарихи-мәдәни комплекслары кабул итәргә әзер, шулай ук «Янгантау» геопаркына экскурсияләр оештырылачак.
Яңа ел бәйрәмнәрендә республикада ял көннәре ярминкәләре өчен 300 мәйданчык оештырылачак. Бу хакта сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Гусев сөйләде.
- Республикада 39 гамәлдәге ярминкә бар, урамда сәүдә итү өчен 348 мәйданчык җиһазландырылган. Районнарда һәм шәһәрләрдә Яңа ел алдыннан 90 ярминкә узган инде. Сәүдә мәйданчыкларында 100 меңнән артык кеше булды, - диде спикер.
Фото: bashinform.news