Хөрмәтле Русия гражданнары, кадерле дуслар!
Берничә минуттан XXI гасырның беренче чиреген тәмамлаучы яңа 2025 ел үз хокукларына керәчәк. Русиядә бу чор күп кенә, шул исәптән тарихи әһәмияткә ия, масштаблы вакыйгаларга бай булды. Без үз алдыбызга зур максатлар куйдык һәм аларга ирештек, күп тапкырлар сынауларны җиңдек. Бердәмлегебез, үз-үзебезгә һәм үз көчебезгә, үз мөмкинлекләребезгә ышанычыбыз нәкъ менә шулай ныгыды.
Әйе, безгә әле күп нәрсәне хәл итәргә кирәк, әмма без инде эшләнгәннәр белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Бу - безнең уртак байлыгыбыз, киләчәк үсеш өчен ышанычлы нигез. Безнең ил - бәйсез, ирекле һәм көчле, ул катлаулы сынауларга җавап бирә алды. Һәм хәзер, Яңа ел бусагасында, без киләчәк турында уйлыйбыз. Барысы да яхшы булыр, алга гына барырбыз дип ышанабыз. Төгәл беләбез, безнең өчен абсолют кыйммәт Русия язмышы булды, бар һәм булачак, аның гражданнарының иминлеге. Ватанга карата ихлас хисләр тормышыбызны зур мәгънә белән тутыра. Ә аның суверенитетын, хәвефсезлеген, мәнфәгатьләрен, ирекле үсешен яклауга үз өлешен кертү омтылышы безнең өчен намус эше булды.
Бу яңа ел төнендә туганнарыбызның һәм якыннарыбызның, бөтен Русиядә миллионлаган кешенең ниятләре, өметләре безнең сугышчылар һәм командирлар белән бергә. Сез - Русияне саклау, халкыбызга тынычлык һәм иминлекнең ныклы гарантияләрен тәэмин итү өчен бөек тәгаенләнешне үз өстенә алган чын геройлар. Без сезнең батырлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз белән горурланабыз, сезгә ышанабыз! Сезнең хөрмәткә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәм һәрвакыт Ватан өчен көрәшкән ата-бабаларыбыз истәлегенә хөрмәт йөзеннән якынлашып килүче 2025 ел Русиядә "Ватанны саклаучылар елы" дип игълан ителде. Без - нацизмны җимергән буынның балалары, оныклары һәм туруннары. Без ветераннарыбызның васыятьләренә һәм гореф-гадәтләренә тугры.
Кадерле дуслар, без Яңа елны каршылауга һәрвакыт җылы карыйбыз. Хыялларыбыз һәм ниятләребез, иң изге ниятләребез, һичшиксез, тормышка ашар дип өметләнәбез. Яңа ел җитәргә бик аз калды. Бу минутларда безнең янда иң якын кешеләр - гаиләбез, балаларыбыз, әти-әниләребез, оныкларыбыз, дусларыбыз һәм сугышчан иптәшләребез. Һәр йортыбызга, һәр гаиләбезгә һәм яраткан илебез - Русиягә иминлек һәм чәчәк атуын телим!
Без бергә булганда барысына да ирешәчәкбез!
Яңа ел белән, кадерле дуслар! Яңа 2025 ел белән! - диде Владимир Путин.
Фото: Россия 1 - ВГТРК