+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 гыйнвар 2025, 08:49

Боз өстенә су чыккан!

Балык тотаргамы, гомерне сакларгамы?

Боз өстенә су чыккан!Боз өстенә су чыккан!
Боз өстенә су чыккан!

Нөгеш сусаклагычы өслегендә су барлыкка килгән. Бу хакта «Башкортостан» милли паркының telegram-каналында хәбәр итәләр.

Пабликта урнаштырылган фотосурәтләрдә балыкчыларның палаткасы күренә.

"Башкортостан" милли паркы кунакларыннан бозда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүне сорыйбыз", - дип кисәтә парк дирекциясе.

Шундый ук күренеш Уфада Агыйдел буенда да күзәтелә. Соңгы ике көндә сулыкның боз өслеге шактый су белән капланган. Алдагы көннәрдә дә табигать шартлары кышкы балык тотуга ярашлы түгел.

Ашамаган балык түгел, гомер кыйммәтрәктер бит?!

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас