+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 гыйнвар 2025, 12:11

Өлкәннәргә хөрмәт - яшьләргә үрнәк

Президент Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы башкарылган эшләрнең күбесе өлкән яшьтәгеләргә тәгаенләнә.

Өлкәннәргә хөрмәт - яшьләргә үрнәк
Өлкәннәргә хөрмәт - яшьләргә үрнәк

Узган ел стационар формада ярдәмне өлкәннәр өчен 1,5 меңгә якын интернат-йорт алган, аларга 6,2 миллион социаль хезмәт күрсәтелгән. Психоневрология интернатлары стационарлары хезмәтләреннән 5,5 меңнән артык кеше файдаланган.

2024 ел башыннан социаль участковыйлар 5936 гражданны махсус хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип тапкан, аларның 424е - интернат-йортларга, 455е психоневрология интернатларына билгеләнгән, калган гражданнарга социаль хезмәт өйләрендә күрсәтелгән.

21 меңнән артык кеше өчен ярдәм күрсәтүнең шәхси программаларын яңадан караганнар. Бер ел эчендә стационар рәвештә социаль хезмәт күрсәтүгә барлыгы 910 гариза кергән. Шулай ук интернат-йортларга 775 юллама бирелгән.

Фото: "Башифнорм"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас