+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 гыйнвар 2025, 08:53

Сәламәт булуга 15 минут та җитә

Бәйрәмнәр - ул ял да, үз сәламәтлегең белән шөгыльләнү өчен вакыт та. Аны ничек дөрес кулланырга?

Сәламәт булуга 15 минут та җитәСәламәт булуга 15 минут та җитә
Сәламәт булуга 15 минут та җитә

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгече, республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең бүлек мөдире Сара Әхтәмова физик активлыкны саклап калу турында сөйләде.

- Бәйрәмнәр - һәрвакыт күп эш һәм мәшәкатьләр ул. Физик активлык өчен вакытны ничек бүләргә?

- Физик активлык күп вакыт таләп итми. Көненә нибары 10-15 минут файда китерергә мөмкин. Көн тәртибенә кечкенә генә гадәтләр кертегез: иртән физик күнегүләр ясау, кичке аштан соң йөреп керү яки җиңел күнегүләр ясау. Бу сезне көн буена энергия белән тулыландырачак һәм стрессны җиңәргә ярдәм итәчәк.

- Бәйрәмнәр вакытында диванда ятып торасы килә. Моннан ничек качарга?

- Ял итүне активлык белән чиратлаштырыгыз. Һәр 30-40 минут саен торыгыз, киерелеп-сузылыгыз. Өйне җыештыру, балалар белән уеннар да бик яхшы булачак. Һәм, әлбәттә, саф һавада йөрү турында онытмагыз - бу физик һәм эмоциональ халәтне яхшыртуның универсаль ысулы. Кыш көне алар аеруча мөһим: кояш яктысы җитмәүне компенсацияләргә булышалар һәм D витамины эшләп чыгаруны стимуллаштыралар. 20-30 минут кына йөрү дә энергия бирәчәк һәм кан әйләнешен яхшыртачак.

- Сара Хәйдәр кызы, гаилә өчен файдалынинди физик активлык кулланырга мөмкин икәнен киңәш итегез.

- Өйдә гомум гимнастика, бию уеннары, квестлар оештырырга була. Шуны истә тотарга кирәк, хәтта, чүгелеп утыру яки сузылу кебек иң гади күнегүләр дә, тәнне тонуста тотарга һәм вакытны күңелле уздырырга ярдәм итәчәк. Иң мөһиме – алар һәркемгә шатлык китерсен.

Бу гади киңәшләр сезгә бәйрәмдә активлыкны һәм үзегезне яхшы хис итүне сакларга ярдәм итәчәк.


Фото: Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгынан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас