Кышкы көннәрдә боз тауларыннан тюбинг, чана, “ледянка”ларда шуу җитди имгәнүләр, кайчагында бәхетсезлек очраклары белән дә тәмамлана. Шуңа да таудан имин кайту өчен хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
* Кече яшьтәге балаларны тюбингта тау шуарга үзләрен генә җибәрмәгез.
* Тауда аларны күздән ычкындырмагыз. Башта үзегез шуып карагыз, ышанычлы булганда гына балага шуарга рөхсәт итегез.
* Шуу өчен махсус җиһазландырылган урыннарны сайларга кирәк.
* Урмандагы яки парктагы тауларга бармагыз.
* Тюбингта шуу өчен тау битенең тигез булуы шарт, анда кар көртләре, агачлар, корылмалар, трамплиннар булырга тиеш түгел.
* Шуны исегездә тотыгыз: тюбинг белән идарә итеп булмый, таудан төшкәндә ул тизлекне тиз җыя, ә бәрелешләрдән котылу өчен аннан төшеп калып булмый.
* Шуу өчен сөзәк тауны сайлагыз.
* Саклану чараларын, ышанычлы җиһазларны гына кулланыгыз.
* Тюбингта күмәкләшеп шуарга ярамый.
Фото: "Башинформ"