+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 гыйнвар 2025, 14:58

Үзебезнеке ышанычлырак!

2025 елда Башкортстанда LTE стандарты буенча үзебезнең база станцияләре эшли башлаячак. Бу хакта республика Хөкүмәте хәбәр итә.

Үзебезнеке ышанычлырак!
Үзебезнеке ышанычлырак!

Үзебездә җитештерелгән 15 база станциясе әлегә тәҗрибә эксплуатациясенә кертеләчәк.

"Элемтә операторларының акрынлап үзебезнең ил җиһазларына күчүе элемтә һәм интернетның ышанычлылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. База станцияләренең импортын алмаштыру - технологик суверенитетка ирешү һәм хәвефсезлекне тәэмин итү этапларының берсе", - дип билгеләп үтте Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Яңа җиһазлар төрле климат зоналарында реаль шартларда сыналачак.

"Башкортстан күп еллар дәвамында яңа технологияләрне сынау һәм кертү өчен мөһим мәйданчык булып хезмәт итә. Республикада "ИРТЕЯ" база станцияләрен эшләтеп җибәрү төбәкләргә яңа җиһазлар кайтару кысаларында Русиядә иң зурларның берсе булачак. Шулай итеп, Башкортстан инновацияләр авангардында гына калмый, ә элемтә өлкәсендә яңа технологияләр кертү өлкәсендә Русиянең башка төбәкләре өчен үрнәк тә булып тора", — дип хәбәр итте Башкортстандагы элемтә операторы җитәкчесе Егор Фисюк.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас