+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 гыйнвар 2025, 09:05

“Туган якның даими ярдәмен тоябыз”

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар аерым игътибар үзәгендә

Республика Башлыгы Радий Хәбиров күп тапкырлар билгеләвенчә, бүген республиканың төп бурычы – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү. Гомумән алганда, республика бу өлкәдә нәтиҗәле эшли. Әлбәттә, бу хәлне республика җитәкчелегенең үз контролендә тотуы зур роль уйный. Бу хакта махсус хәрби операциядә катнашучылар да, ветераннар да белдерә.

– Башкортстан үз сугышчы­ларының кадерен белә. Алгы сызыкка атна саен диярлек гуманитар ярдәм килеп тора. Нинди генә ярдәм сорасак та, ул эшләнә, үтәлә. Дөресен генә әйткәндә, башка төбәк сугышчылары бу җәһәттән бездән бераз көнләшә дә, – дип билгеләде махсус хәрби операция ветераны, “Фрол” позывнойлы сугышчы.
Чыннан да, республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына карата күпсанлы ярдәм чаралары булдырылган. Гомум алганда, аларның күләме 40тан артып китте.
Шундый ярдәм чараларының берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларны ялга алып кайту һәм янә илтеп кую өчен “Башавтотранс” автобуслары бирелү.
– Чыннан да, Башкортстанда бу эш системага салынган. Ветераннарга даими рәвештә ярдәм килеп тора. ”Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы нәтиҗәле эшли, сугышчыларга бөтен яклап та ярдәм күрсәтә.
Мин башка төбәктәге хезмәт­тәшләрем белән аралашып торам. Алар республика сугышчыларына күрсәтелгән ярдәмгә соклана. Мондый ярдәм чаралары илнең башка бер төбәгендә дә юк. Һәм монда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның роле бик зур, — ди Башкортстанның СВО ветераннары ассоциациясе идарәсе рәисе Оскар Ситдыйков.
Мәгълүм булуынча, бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар дроннарга мохтаҗ. Бу өлкәдә республика эшне күптән җайга салды. 2023 елда республика пред­приятиеләре тарафыннан меңнән артык БПЛА җитештерелгән, агымдагы елда тагын 4 меңгә якын җиһаз чыгарылачак. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инно­вацияләр министры Александр Шельдяев хәбәр итте.
Моның белән беррәттән, БПЛА куллану өчен инфраструктура да үсеш ала. Әйтик, 2026 елда ике утырту мәйданчыгы булдыру күздә тотыла, 2030 елга аларның саны 10га җитәргә тиеш. Мәйданчыклар булып гамәлдәге инфраструк-
тура – Сибай һәм “Первушино” аэродром комплекслары, шулай ук, БПЛА очышлары маршрутлары буенча урнаштырылырга мөмкин булган автоном станцияләр (дронопортлар) булырга мөмкин.
– Без соңгы ярты елда бик нәтиҗәле FPV-дроннар җитештерүне җайга салдык, алар оборонаны яхшы тота, яхшы идарә ителә һәм югары процентлы локализациягә ия. Алгы сызыкка ай саен 500 данә җибәрәбез, һәм беренче чиратта — “Башкортостан” полкына, – диде Радий Хәбиров.
Гомумән алганда, махсус хәрби операция башлану белән җәмгыятебез берләште һәм ныгыды. Республика халкы да сугышчыларыбызга ярдәм итеп тора: махсус челтәрләр үрә, оекбашлар бәйли, җылы киемнәр, азык-төлек җибәрә. Бердәмлектә – көч, дип юкка гына әйтмиләр. Бердәмлегебез Җиңүне якынайта!

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас