Уфа районында уяу граждан ярдәмендә чираттагы исерек машина йөртүче тоткарланган. Бу хакта үзенең telegram-каналында республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте.
Шаһит Чат-ботка исерек водительнең “Ехеед Lx” машинасында Шмидтово авылына баруы турында мәгълүмат җибәргән.
“Оператив эш итү нәтиҗәсендә, “Ехееd Lx” табылды һәм туктатылды. Руль артында исереклек билгеләре булган 40 яшьлек водитель тоткарланды. Автоинспекторлар аңа исерү халәтенә медицина тикшерүе узарга тәкъдим итте, машина йөртүче аннан баш тартты. Аңа карата административ материал төзелде”, – дип язды Владимир Севастьянов.
Исегезгә төшерәбез, исерек хәлдәге машина йөртүчеләр яки җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу фактлары турында Башкортстан буенча Эчке эшләр министр-
лыгының кайнар линиясе телефонына –
(347) 279-32-92 һәм @GIBDDRB_02bot Телеграм-чаты аша хәбәр итәргә мөмкин.
Төбәкнең баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов үзенең Телеграм-каналында “Аек водитель” операциясе нәтиҗәләрен дә бастырды.
“Статистика буенча, ял көннәрендә исерек килеш машина белән идарә итүче автомобильчеләр саны сизелерлек арта. Аларның санын һәм потенциаль “исерек” аварияләр куркынычын киметү өчен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда кизү тора. Идарә итүне исерек хәлдә булган яки машина йөртү таныклыгы булмаган кешеләргә тапшыручылар да җаваплылыктан котыла алмый”, – дип билгеләде ул.
Иглин районында “Урал” М-5 федераль трассасының 1505нче километрында берничә автомашина катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Башкортстан Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, “Вольво”, “Хендай Солярис” һәм “ДАФ” йөк машиналары бәрелешкән. Авариядә беркем дә имгәнмәгән. Транспорт чаралары зыян күргән.
– Вакыйга урынында юл-патруль хезмәткәрләре тарафыннан реверсив хәрәкәт оештырылган. Авариянең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана, – дип хәбәр итәләр Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә.