+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 гыйнвар 2025, 14:31

Шагыйрәдән соңгы бүләк

Нәҗибә Сафинаны соңгы юлга озатып кайттык.

Шагыйрәдән соңгы бүләк
Шагыйрәдән соңгы бүләк

Яңавыл районы мәдәният бүлеге, Янавыл татар оешмасы, Нефтекама милли мәдәни Үзәге, Нефтекама " Инеш" әдәби берләшмәсе, Краснокама район гәзите, дуслары, классташлары, каләмдәшләре, авылдашлары, туганнары, якыннары - халык бик күп иде.
Туган җире, туган халкы, туган авылы аны зурлап озатты.
"Татарның мәшһүр шәхесе Нәҗибә Сафина менә шушы йортта яши иде!" - дип, Кисәк- Каенга экскурсияга килүләр, мәгълүмат чараларының бу авылга ешаюы, Нәҗибә апаны сагыныр, юксыныр көннәр алда әле.
Тыныч йокла, Нәҗибә апа!
Фотода Нәҗибә Сафинаның кызы Лилия. Шагыйрәнең васыяте буенча ул җыелган халыкка Нәҗибә апаның соңгы бүләген - китапларын таратты.

Гөлнара Гыйлемханова, Нефтекама.

Автор: Гөлнара Гыйлемханова
Читайте нас