+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 гыйнвар 2025, 14:50

Мигрантларга карата законнар катгыйланды

2025 елның гыйнварыннан чит ил кешеләренең Русиядә вакытлыча булуының максималь визасыз вакыты елына 90 тәүлеккә кадәр кыскартылган, дип хәбәр итә Русия Чит илләр эшләре министрлыгының Уфадагы вәкиллеге.

Мигрантларга карата законнар катгыйланды
Мигрантларга карата законнар катгыйланды
Элек чит ил гражданнары Русиядә 180 тәүлеккә кадәр була ала иде. Бу лимитны кыскарту, Закон чыгаручылар фикеренчә, законсыз хезмәт миграциясе дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәк.

Миграция законнарындагы әлеге үзгәрешләр Русиягә виза алуны таләп итми торган тәртиптә килгән чит ил кешеләренә генә кагыла. Чит ил гражданнарының илдә булу вакытын озайту өчен законлы нигезләре булган очраклар искәрмә булып тора.

Әгәр мигрант Русиядә булу вакытын бозган икән, аңа өч ел дәвамында илгә керү тыелачак.

Русия Чит илләр эшләре министрлыгы фотосы.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас