"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан карар бирелә: Русия, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Приднестровье территорияләрендә даими яшәүче Русия Федерациясе гражданнарының түбәндәге категорияләренә 2025 елның апрель-май айларында бер тапкыр бирелә торган түләүләрне башкарырга", — диелә документта.
Җиңүнең юбилеена фронтовиклар, Ленинград блокадасында булганнар, оборона корылмалары төзүчеләр, авиабаза хезмәткәрләре 80 мең сум акча алачак, диелә указда. Шул ук вакытта тыл хезмәтчәннәренә, балигъ булган концлагерь тоткыннарына 55әр мең сум түләнәчәк.
Фото: РИА Новости