Башкортстан Башлыгы белән әңгәмәдә урындагы халык аларга яңа парк бик ошый, дип сөйләде.
Биредә алар күңел ача, спорт белән шөгыльләнә, шул исәптән скандинавия йөреше белән дә.
Район ветераннар советы рәисе Тимергали Әсәдуллин билгеләп үткәнчә, «көмеш яшь» вәкилләре «Башкортстанда озын гомерлелек» республика программасында шатланып катнаша, сугышчыларга маскировка челтәрләре үрергә, окоп шәмнәре ясарга актив ярдәм итәләр.
Хәрби хезмәткәрләргә урындагы «Хутор Бакалинский» казак җәмгыяте дә ярдәм итә. Атаман Анатолий Шабалин СВО ихтыяҗлары өчен инде ике «УАЗ» җибәргәннәр, дип сөйли, чиратта – бронированная «Нива».
Паркта булу һәм халык белән аралашудан алган тәэссоратлары белән төбәк җитәкчесе журналистлар белән сөйләшүдә уртаклашты.
- Паркның урындагы эшкуарларга бирелүе - мөһим. Бу территориядә билгеле бер активлык булуы, бирегә кешеләр килүе, биредә кызыклы объектлар булуы мөһим. Мондый мисаллар бездә бар, Уфадагы кайбер парклар да шулай эшли. Иң мөһиме, кешеләр елмая, аларга ошый диләр. Бу шәп, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru