+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 гыйнвар 2025, 11:24

Ялсыз эшләгән водитель вафат булган

Башкортстан Югары суды ирнең ризалыгынан башка, аның өстәмә сәгатьләр эшләргә мәҗбүр ителүен исбатлаган.

Ялсыз эшләгән водитель вафат булган
Ялсыз эшләгән водитель вафат булган

Уфада госперевозчик булып эшләүче ир артык сәгатьләр эшләү аркасында вафат булган. Башкортстан буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе суд тәртибендә «Башавтотранс» хезмәткәренең йөрәк авыруы аркасында үлеме производство белән бәйле булуын исбатлады. Башкортстан Югары суды ведомствоның әлеге карарын законлы дип билгеләде.

Дәүләт хезмәт инспекциясендә хәбәр итүләренчә, «Башавтотранас»ның Стәрлетамак филиалы водителенең 2024 елның 14 мартында «Уфа-Арена» боз спорт сарае территориясендә хәле начарланган, анда хезмәткәр хезмәттәшләре белән бергә яңа автобуслар кабул иткән. Машина йөртүче инструктаж үткәрү өчен тезелгән вакытта егылган. Ир-егетне коткарып кала алмаганнар - ул дәваханәгә барганда ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Суд-медицина экспертизасы күрсәткәнчә, үлемнең сәбәбе - йөрәкнең хроник ишемик авыруы.

Тикшерү барышында машина йөртүченең даими рәвештә язма ризалыктан башка өстәмә эшкә җәлеп ителүе ачыкланган. Әйтик, 2023 елда 63 яшьлек ир-егет нормадан тыш 855 сәгать эшләгән, 2024 елның ике ай ярым эчендә өстәмә эш вакыты 137 сәгать тәшкил иткән. Ялсыз эшләү йөрәк ишемиясе авыруы үсешенә ярдәм иткән, ягъни, үлем белән эш бирүченең хезмәткәрнең хезмәт һәм ял режимын бозуы арасында читләтеп бәйләнеш күзәтелә.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас