Бүген билгеле шагыйрь, публицист, прозаик, Галимов Сәләм исемендәге премия лауреаты Ринат Хәйригә 75 яшь тулыр иде.
Ринат Хәйри (Хәйретдинов) 1951 елның 19 гыйнварында Илеш районының Үрмәт авылында туган. 1969-74 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алган. Студент елларында ук Башкортстанның халык шагыйрьләре Әнгам Атнабаев, Марат Кәримов белән бергә республика районнары буйлап йөри, шигырьләрен халыкка җиткерә.
Укуын тәмамлагач, Ринат Хәйри туган төягенә кайтып, Тыпый сигезьеллык мәктәп директоры итеп тәгаенләнә. Тиздән аны «Маяк» район гәзитенә бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Ринат Хәйри егерме ел гомерен журналистикага багышлаган. «Кызыл таң», «Башкоростан» гәзитләре, «Һәнәк» журналы белән хезмәттәшлек итә, радиода һәм телевидениеда чыгыш ясый. 1986 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы булган.
1980 елда Башкортстан Язучылар берлеге кушуы буенча «Ләйсән» иҗат берләшмәсенә нигез сала һәм озак еллар аңа җитәкчелек итә. Кызганычка каршы, якташ шагыйребез 1990 елның 5 сентябрендә вафат булган.
Кыска гына гомере эчендә Ринат Хәйри бай мирас калдырды. «Әле яз башы гына» (1983), «Минем уенчыкларым» (1986), «Хәрефләр парады» (1988) исемле шигъри җыентыклары басылып чыкты. Үзе үлгәннән соң «Эзлим сине» (1990), «Канатлар кайда үсә» (1993), «Әйтелмәгән васыять» (1995), «Мин үзем яшен идем» (2000), «Укырга өйрәнәбез» (2002), «Тылсымлы сандык» (2010) исемле китаплары дөнья күрде. «Корбан» поэмасы һәм «Эзлим сине» шигырьләр җыентыгы өчен Галимов Сәләм исемендәге республика яшьләр премиясенә лаек булды.
Әдипнең шигырьләрен, поэмаларын, балалар өчен язган әсәрләрен һәркем яратып укый. Моңлы һәм тирән мәгънәле җырлары сәхнәләрдә еш яңгырый. Шагыйрьнең яшәүгә көч бирә торган, гүзәллек хисләре тәрбияләгән иҗаты безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Фото: Башинформ