+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 гыйнвар 2025, 11:56

Баймак дәваханәсендә УЗИ аппаратлары яңарды

Анда Президент Владимир Путин башлангычы белән кабул ителгән "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклауны үстерү" дәүләт программасына ярашлы яңа УЗИ-аппаратлары кайтарылды.

Баймак дәваханәсендә УЗИ аппаратлары яңарды
Баймак дәваханәсендә УЗИ аппаратлары яңарды

Заманча медицина җиһазлары медицина учреждениесенең диагностикалау арсеналын тулыландырып, ультратавыш ярдәмендә төрле тикшерүләр үткәрү мөмкинлеген киңәйтә. Яңа УЗИ-аппаратлары чирне башланып торган вакытта ачыкларга ярдәм итә. Эчке органнарның һәм системаларның патологик үзгәрешләрен визуальләштерү табибларга вакытында дөрес диагноз куеп, тиз дәвалый башлау мөмкинлеген бирә.

- Яңа алынган корамаллар төрле чирләрне диагностикалау вакытын тизләтәчәк һәм пациентларга югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, - ди Баймак үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илшат Рыскуҗин һәм даими хәстәрлек күрсәкәне өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәтен җиткерә.

Фото: "Атайсал" гәзитеннән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас