-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 гыйнвар , 03:28

Нәтиҗәсе дә озак көттермәс!

Башкортстанда аукционнар уздыру турында хәбәрләрне урнаштыру сроклары 3 тапкырга кыскарачак.

Хәзер булачак аукционнар турында хәбәрнамәләр аларны уздыруга кимендә 10 эш көне кала бастырылачак, элек бу вакыт 30 календарь көн тәшкил иткән. Әлеге үзгәрешләр Русия Федерациясе Җир кодексына дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен биргәндә торглар үткәрү срокларын кыскартуга кагылышлы төзәтмәләр кертелүгә бәйле, 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керә.

– Әлеге закон нигезендә дәүләт җир кишәрлекләрен сатуга да, арендага да аукционнар үткәрү сроклары кыскара. Моннан тыш, документлар тапшыру сроклары да үзгәрәчәк: элек алар аукционга кадәр 5 эш көненнән дә ким булмаган вакытта кабул ителгән булса, хәзер бу срок 3 эш көненә кадәр кимиячәк, – дип шәрехли Башкортстан  Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары –   җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: