+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 гыйнвар 2025, 17:45

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтүнең республика системасы эшчәнлегенә йомгак ясалды

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов җитәкчелегендә конгресс-холлда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча республика системасының 2024 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар билгеләнде.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтүнең республика системасы эшчәнлегенә йомгак ясалдыГадәттән тыш хәлләрне кисәтүнең республика системасы эшчәнлегенә йомгак ясалды
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтүнең республика системасы эшчәнлегенә йомгак ясалды

- Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасының җайга салынган эше нәтиҗәсендә торакта янгыннар саны 1,5 меңгә яки 11 процентка диярлек киметелде, янгыннарда һәлак булучылар саны 22 кешегә кимеде.

Су объектларында һәлакәтләр саны - 33 процентка, су объектларында һәлак булучылар саны 36 кешегә кимегән.

Ашыгыч хезмәтләр 2024 елда гадәттән тыш хәлләр, янгыннар һәм су объектларындагы һәлакәтләр вакытында 2 меңнән артык кешене коткарды, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов.

Башкортстан территориясендә 2024 елның аерым үзенчәлеге булып җәйге яңгырлар ташкыны торды. Иң катлаулы хәл республиканың көньяк-көнчыгышында, Урал аръягы зонасында теркәлде. Әмма республиканың барлык ведомстволары һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең бергәләп эшләве нәтиҗәсендә яңгыр сулары вакытында кешеләрнең үлеменә һәм имгәнүенә юл куелмады.

Исегезгә төшерәбез, атап үтелгән чорда 16 урман янгыны булган, бу узган чор белән чагыштырганда 90 процентка кимрәк. Ландшафт янгыннары саны 83 процентка кимегән. Һәм, иң мөһиме, утның коры үсемлекләрдән һәм табигый янгыннардан торак пунктларга күчүенә юл куелмады.

Киләчәктә төп бурыч - уртак килешенгән эшне дәвам итү, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасы эшчәнлегендә максималь нәтиҗәлелеккә ирешү, матди югалтуларны киметү һәм төп максатка – кешеләрнең үлеменә юл куймау.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас