Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республикада төрле милләт һәм конфессия вәкилләре арасында дуслык, хөрмәт һәм үзара ярдәмләшү урнашкан. Шулай ук төбәк Башлыгы Башкортстан яһүдләр җәмгыятенең хәйрия өлкәсендәге актив эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.
- Башкортстанда без тату яшибез, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Бездә толерантлык турында сөйләү кабул ителмәгән – без халыкларның үзара хөрмәте һәм дуслыгы турында сөйлибез, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Безнең яһүд җәмгыяте бик күп игелекле эшләр башкара, социаль проектларны үстерә. Әйтик, 2019 елда без өлкәннәр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен пансионат ачтык, ул республикада иң яхшыларның берсенә әверелде.
Берл Лазар төбәк җитәкчелегенә яһүдләр җәмгыятенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстанда конфессияара тынычлык өчен уникаль шартлар булуын ассызыклады.
- Монда хакимият белән дини җәмгыятьләр арасында үзара аңлашу һәм чын партнерлык бар. Кешеләр бергә яши һәм эшли. Бу - чын дуслык, - диде ул. - Республика Башлыгының социаль-икътисади сәясәт турында гына түгел, җәмгыятьнең рухи үсеше турында да уйлавы мөһим.
Фото: glavarb.ru