Пассажирлар агымы үсешенә ерак маршрутлар да, шул исәптән күрше төбәкләргә, зур өлеш кертә, аларның саны якындагы елларда тагын да артачак. Бу хакта «Башинформ»га республикада электричкалар эшенең башка аспектлары турында Башкортстан шәһәр яны пассажирлар компаниясе генеральный директоры Антон Гармаш сөйләде.
- Пассажирлар агымы буенча югары нәтиҗәләргә ирешү Башкортстан Транспорт министрлыгы белән берлектә Уфадан радиаль юнәлешләр рәвешендә шәһәр яны поездларының база каркасын формалаштыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Алар «Башкортстан радиуслары» дип йөртелә һәм республикабызның эре шәһәрләрен һәм административ үзәкләрен генә түгел, ә күрше төбәкләрне дә колачлый, - дип белдерде гендиректор. - Аларның киләчәк үсеше Уфада 9 миллионнан артык кешене колачлаган Идел буе федераль округының иң эре транспорт хабын төзергә мөмкинлек бирәчәк, бу туризм һәм икътисад үсешенә өстәмә импульс бирәчәк.
Кыска вакытлы перспективада төп проектлар булып Уфа – Самара, Уфа – Магнитогорск – Сибай участокларында Новорудный станциясенә кадәр озайту перспективасы белән электричкалар хәрәкәтен башлап җибәрү торачак. Без, шулай ук, инде төзелгән Уфа – Стәрлетамак һәм Уфа – Ырынбур линияләрендә пассажирлар ташу күләмен арттырачакбыз. Гомумән алганда, Уфа безгә якын алты төбәктән пассажирларны җәлеп итү үзәге булачак дип планлаштырыла.
Ә 1 гыйнвардан Уфа агломерациясенең чиге Иглин станциясенә кадәр киңәйтелде, Дим – Иглин участогында 40 сумлык бердәм тариф билгеләнде. «Алга» картасы буенча, яки «РЖД пассажирларга» мобиль кушымтасында билет сатып алганда юл йөрү 35 сумга төшәчәк. Шуңа агымдагы ел башында Иглин станциясеннән пассажирлар санының бер ярым тапкыр артуы, ягъни көненә 800 кешегә җитүе гаҗәп түгел.
Фото: bashinform.news