Элекке полиция хезмәткәренә Октябрьский шәһәрендә эшләгән үлемечле юл-транспорт һәлакәте өчен хөкем карары чыгарганнар. Ул исерек хәлдә “Тойота Камри” руле артына утырган, шәһәр урамнарының берсендә “ВАЗ-2114” белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә үзебезнең ил автомобилен йөртүче дәваханәдә үлгән, ә аның ике пассажирының сәламәтлегенә авыр зыян килгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кеше үзенең анда катнашлыгы булуын яшерергә тырышып караган, аек хәлдә булган танышын чит ил машинасы руле артында нәкъ менә аның булуы турында күрсәтмә бирергә күндергән. Әмма Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси хәвефсезлек хезмәткәрләре ялганны тиз ачыклаган. Ир-атны эчке эшләр органы хезмәткәренең намусына тап төшерүче җинаять кылган өчен хезмәттән куганнар.
э
Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Суд аңа транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 2 ел 10 айга мәхрүм итеп, 7 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны, шулай ук үлгән кешенең әнисе файдасына мораль зыян сыйфатында 1 миллион сум түләтүне билгеләде. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Бу көннәрдә табигать шартлары юл йөрүчеләргә күп мәшәкать тудыра. Юлга чыкканда машинагыз төзек, үзегез сәламәт булыгыз, юл йөрү кагыйдәләренә аеруча игътибарлы булыгыз, дип кисәтә юл-патруль хезмәте инспекторлары.
Белорет районында Уфа – Инҗәр – Белорет юлының 172нче чакрымындагы автоһәлакәт өч кешенең гомерен өзде.
Анда Уфа ягына баручы “Лада Приора” һәм каршы килүче “Фольксваген Поло” бәрелешкән. “Лада”ның водителе һәм бер пассажиры вакыйга урынында һәлак була, ике пассажиры дәваханәгә озатыла. “Фольксваген” пассажиры дәваханәгә илткәндә үлгән.
“Инцидентның барлык сәбәпләре һәм шартлары ачыклана”, – дип билгеләп үттеләр Дәүләт автоинспекциясендә. Әлегә юл йөрү кагыйдәләрен кем бозуы һәм каршы як полосага чыгуы турында мәгълүматлар юк.
Юл-транспорт һәлакәтендә Уфадан журналист – 36 яшьлек Светлана Сибикина һәлак булган. Ул ”Фольксваген” салонында барган. Светлана озак еллар “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгының төбәк редакциясендә эшләде.
Һәлак булучылар арасында Әбҗәлил районыннан гашыйк пар “Лада”да барган. Биккул авылыннан 23 яшьлек егет белән Сәеткул авылыннан 24 яшьлек кыз Казанга юл тоткан булган.
Башкаланың Черниковка бистәсендә исерек водитель идарә иткән автомобиль күпкатлы торак йортка килеп бәрелгән. Уфаның дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, 26 гыйнвар төнендә “Шкода Октавиа” руле артындагы 38 яшьлек водитель, Коммунарлар урамы буйлап Черниковка урамына табан хәрәкәт иткәндә, Кулча урамы буйлап баручы “ВАЗ-2114” машинасы белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң “Шкода” йортка барып кергән.
Авариядә ВАЗдагы 24 яшьлек пассажир имгәнгән. Ахырда “Шкода Октавиа” руле артындагы водительнең исерек булуы ачыкланган.
Ира – Магнитогорск автоюлының 250нче чакрымында 29 яшьлек хатын-кыз “Land Rover” автомобиле белән идарә иткәндә, хәзерге вакытта билгесез сәбәп буенча каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм “Hyundai Solaris” белән бәрелешкән.
“Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Hyundai”ның 32 яшьлек водителе һәлакәт урынында үлгән. “Land Rover” водителе күпсанлы җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелгән. Полиция хезмәткәрләре авариянең шартларын ачыклый”, – диелә Дәүләт автоинспекциясе хәбәрендә.