+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 февраль 2025, 21:17

Быел 164 иҗтимагый территорияне төзекләндерү планлаштырыла

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Шәһәр мохите сәгате» форматында чираттагы тематик киңәшмә үткәрде. Анда, аерым алганда, республиканың торак пунктларында иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү проектлары каралды.

Быел 164 иҗтимагый территорияне төзекләндерү планлаштырыла
Быел 164 иҗтимагый территорияне төзекләндерү планлаштырыла

Төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова хәбәр иткәнчә, 2025 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында 94 иҗтимагый территорияне 1,2 миллиард сумга яңарту планлаштырыла.

Өстәмә рәвештә бу елда инициатив бюджетлаштыру, «Бердәм Русия» партиясенең «Эшлекле гамәлләр» проекты һәм башка программалар кысаларында торак пунктларның 70 территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Шулай итеп, быел яңартыла торган киңлекләрнең гомум саны – 164 объект.

Аннары киңәшмәдә катнашучылар кайбер тарихи объектларны тергезү перспективалары турында фикер алышты. Әйтик, Уфаның Коммунистик урамында урнашкан Поликарпов торак йорты янындагы территорияне төзекләндерәчәкләр. Биредә "Китап-бәйрәм" фестивале кысаларында ачылырга тиешле республика Язучылар берлеге йортын төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.

Регион җитәкчесе шулай ук Кушнаренко авылындагы Топорниннар утарын реконструкцияләү проектын уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары буенча Бөтенрусия конкурсында катнашуга гаризаны актуальләштерергә кушты. Исегезгә төшерәбез, ел башында Башкортстан Башлыгы Кушнаренко районына эш сәфәре вакытында тарихи бинаны карап чыкты һәм аны реставрацияләү кирәклеген билгеләп үтте.

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас