+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 февраль 2025, 08:25

Салкыннар килә

Метеосайтлар мәгълүматлары буенча, Башкортстанга төньяк антициклоны якынлаша, ул безнең төбәккә салкын һава фронты алып киләчәк.

Салкыннар килә
Салкыннар килә
Суыклар атна уртасыннан башланачак.

Пәнҗешәмбе, 6 февральдә көндез республиканың үзәк районнарында - 4 градус, төнлә - 12 градуска кадәр салкын булачак. Алдагы көннәрдә термометр баганасы - 7- 10 градус арасында тирбәләчәк.

Фаразларга караганда, якындагы ун көндә сизелерлек явым-төшем көтелми, җил секундына 7 метрга кадәр тизлек белән уртача булачак.

Автор фотосы.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас