+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
12 февраль 2025, 08:25

Барыбыз да - табигать баласы

Авыргазы районында «Балыкны туңудан коткарабыз» дигән экологик акция узган.

Барыбыз да - табигать баласыБарыбыз да - табигать баласы
Барыбыз да - табигать баласы

Аның оештыручысы - Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры киңәшчесе Мидхәт Хәсәнов.

Быел акциягә эшкуар Илнур Хөббетдинов, «Калчыр мәктәбе» педагоглары һәм укучылары, шулай ук Кшәнне авылы халкы да кушылган, дип язганнар «Авыргазы хәбәрләре» гәзитендә.

Акциянең максаты - балыкны туңудан саклау. Февраль-март айларында сулыклардагы боз калынлыгы аркасында кислородка сусау башлана. Кешеләр балыкка бозда һава керә торган тишекләр ясап ярдәм итә алалар.

Катнашучылар «карлы кырмыска оясы» технологиясе буенча тишекләр ясады. Аның өчен башта бозда тишек ясыйлар, аны яртылаш кар белән каплыйлар, аннары юеш кардан «кое» ясыйлар һәм аны каплыйлар. Конструкцияне дә кар белән каплыйлар. Бу технология ярдәмендә боз озаграк катмый.

Акциядә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Алар чокырлар ясарга булышып кына калмады, суга балык маймычларын да салды.

- Бу акция табигать байлкларын саклау гына түгел, балаларны тәрбияләү ягыннан да мөһим. Без үсеп килүче буынны табигый байлыкларга сак карарга өйрәтәбез, - ди оештыручылар.

Фото: "Авыргазы хәбәрләре"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас