+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 февраль 2025, 18:57

Үзебезнекенә җитәме соң!

«Башкортстан продукты» проекты дипломанты «Башспирт»ның продукциясе «Продэкспо-2025» Халыкара азык-төлек һәм эчемлекләр күргәзмәсендә җиңү яулады. Компания эчемлекләре күргәзмәнең берьюлы ике дегустация конкурсында танылу алды, анда югары бүләкләр – гран-при һәм продэкспо йолдызы, шулай ук 6 алтын, 4 көмеш һәм 2 бронза медаль яуладылар. Судьялар продукциянең сыйфатын һәм Башкортстан җитештерүчесе белгечләренең осталыгын билгеләп үтте.

Үзебезнекенә җитәме соң!
Үзебезнекенә җитәме соң!

– Республика предприятиеләренең ышанычлы җиңүләре җитештерелә торган продукциянең югары сыйфатлы булуын, компаниянең җитди җитештерү тәҗрибәсен һәм заманча тенденцияләргә игътибарын раслый, – дип билгеләп үтте Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры вазыйфасын башкаручы Алексей Гусев.

«Башспирт» — биологик чиста продукция җитештерүче, ул эчемлекләр әзерләүдә буягычлардан тулысынча баш тарткан, җитештерүдә бары тик чиста су һәм табигый чимал гына куллана. Предприятиенең барлык сәүдә маркаларына экологик сертификатлары бар. Продукция илнең 89 төбәгендә тәкъдим ителә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас