+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 февраль 2025, 13:25

Башкортстан спортчылары алдынгылар исәбендә!

Башкортстан чукраклар спартакиадасында ике көмеш медаль яулады.

Башкортстан спортчылары алдынгылар исәбендә!Башкортстан спортчылары алдынгылар исәбендә!
Башкортстан спортчылары алдынгылар исәбендә!
Башкортстан җыелма командасы спортчылары Бөтенрусия саңгыраулар спорты кышкы спартакиадасында ике көмеш медаль яулады. Республиканың Спорт министрлыгында хәбәр итүләренчә, Башкортстан спортчылары Әлфир Зәйнуллин һәм Ангелина Хомицевич супер-гигант дисциплинасында икенче урынны алдылар.

Ярышлар Әбҗәлил районында урнашкан «Металлург-Магнитогорск» тау чаңгысы үзәге трассасында узды.

Безнең спортчыларның мондый дәрәҗәле ярышлардагы уңышлары аларның югары әзерлеген һәм талантын ассызыклый. Башкортстанның Спорт министрлыгы вәкилләре билгеләп үткәнчә, мондый казанышларга хакимият ярдәме, спорт инфраструктурасын үстерү һәм тренерлар составының актив эшләве нәтиҗәсендә ирешеп булды.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас