Иртәгә Ватаныбызның нинди булачагы синнән, миннән – һәр гражданнан тора. Тарих күп тапкырлар бөек җиңүләргә корал көче белән генә түгел, ә рух көче, халыкның бердәмлеге һәм фидакарьлеге белән дә ирешелүен күрсәтте. Бүген без ил алдында, аның азатлыгы өчен үз гомерләрен биргән шәхесләребез һәм бездән соң яшәячәк буыннар алдында үз җаваплылыгыбызны бөтен тирәнлегендә аңларга тиеш. Үзебезнең генә түгел, балаларыбызның, оныкларыбызның язмышы хәл ителә торган вакыт, һәр адым, һәр сүз һәм һәр гамәл әһәмияткә ия булган чор бу.
Ничек итеп Җиңүне якынайта алабыз соң? Бу максатка һәркайсыбыз кулыннан килгәнчә үз өлешен кертә ала.
Бүген бездән, иң беренче чиратта, бердәмлек таләп ителә. Аерылган-
ны – аю, бүленгәнне бүре ашар, ди бит халык мәкале дә. Без бер-беребезгә ярдәм итәргә, бергәләп эшләргә һәм теләсә нинди кыенлыкларны бергә генә җиңеп чыга алуыбызны истә тотарга тиеш. Җиңү фронтта батырлык күрсәтүне генә түгел, тылда фидакарь көндәлек хезмәтне дә таләп итә. Һәркемнең үз урынында илнең иминлеге, Җиңү таңын якынайту өчен мөмкин булганның барысын да эшләве зарур. Фронттамы, заводтамы, дәваханәдәме, мәктәптәме – һәркем уртак максатка үз өлешен кертә ала. Әлбәттә, Җиңү беркайчан да җиңел бирелми. Кайвакыт корбаннарга барырга, шәхси уңайлыклардан баш тартырга туры килә. Ләкин бу корбаннар юкка түгел – алар безне көчлерәк итә һәм “без җиңдек” дип әйтә алырлык көнне якынайта.
Яугирләребез өчен гуманитар йөкләр җыюда һәркайсыбыз катнаша ала. Моның өчен әллә ни дә кирәкми: бары тик үзегез яшәгән район-шәһәрдәге волонтерлар штабына шалтыратып, яки барып, фронттагы якташларыбызның нинди ихтыяҗлары булуын белергә генә кирәк. Авылларда исә бу эшне авыл биләмәсе хакимияте оештыра.
Блиндаж шәмнәре эшләү, маскировка челтәрләре үрү – бу эшләр дә күбебезнең кулыннан килерлек. Биредә шуны билгеләү мөһим: маскировка челтәрләре, чын мәгънәсендә, солдатларыбызны үлемнән саклап кала. Шул ук вакытта алар даими һәм күп таләп ителә. Республикабызның һәр районында мондый челтәрләр үрү үзәкләре оештырылган. Белүебезчә, аларның күбесе китапханәләрдә, мәктәпләрдә урнашкан.
Бу уңайдан сорау туа: нигә бу челтәрләрне фабрикаларда гына җитештермиләр соң, махсус станокларда бу эшне берничә тапкыр тизрәк башкарып чыгарга мөмкин бит? Моңа җавап бар. Баксаң, нәкъ менә кулдан үрелгән маскировка челтәрләре солдатларны дошман дроннары һөҗүменнән яхшырак саклый икән!
Ни өчен кулдан үрелгән маскировка челтәрләре фабриканыкыннан яхшырак? Махсус хәрби операция зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы солдатларыбыз хәбәр итүенчә, фабрикада тукылган, дөрес геометрик рәсемле маскировка челтәрләрен дошман дроннары табарга өйрәнгән, димәк, алар үлемнән саклый алмый. Ә менә хатын-кызлар һәм балалар тарафыннан кулдан үрелгән челтәрләр төгәл рәсемгә ия түгел һәм дроннар аларны “күрми”, димәк, һөҗүм итә алмый.
Дүртөйле районы үзәк китапханәсендә маскировка челтәрләре үрү үзәге өченче ел инде бик нәтиҗәле эшли. Районнан озатылучы һәр гуманитар йөк белән алар фронтка җибәрелә.
– Эшебезне яугир якташларыбызның гомерен саклап калу өчен никадәр мөһим икәнлеген белеп башкарабыз, – ди әлеге үзәк уңганнары, “Ак калфак” оешмасы һәм “Әллүки” фольклор ансамбле әгъзалары. – Челтәрләргә күз нурларыбызны, йөрәк җылыбызны һәм изге догаларыбызны да кушып үрәбез. Махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан солдатларның килеп, ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп китүләре иңнәребезгә канат куйгандай була.
Безнең “көмеш яшьтәге” волонтерлар барысы да челтәр үрү буенча дәресләр алды һәм аны дөрес әзерләү технологиясен үзләштерде. Маскировка челтәре үрү – күп көч һәм түземлек таләп итә торган эш.
Һәр көнне эш тасмалар кисүдән башлана, аннары аларны махсус челтәргә хаотик рәвештә үрергә кирәк. Биредә төп таләп – бизәкләрнең ачык геометрик эзлеклелеген барлыкка китермәү. Бу дошман дроннарының безнең сугышчыларның позицияләрен таба алмавы өчен кирәк. Димәк, маскировка челтәрләре бронежилет яисә каскадан һич ким булмаган мөһим функцияне үти. Алар, шулай ук, төрле объектларны: хәрби техниканы, корылмаларны, блиндажларны җентекләп яшерү өчен кирәк.
Маскировка челтәрләре үрүдә аеруча актив катнашучыларның исемнәрен дә атап үтик. Менә алар, кар дими, буран дими, бер көн калдырмыйча бу изге эшкә ашыгучылар: Светлана Васикова, Рәзилә Солтанова, Зәвилә Шәрифуллина, Гүзәл Әхиярова, тасмаларны кисеп торучы Зим Нәбиев. Ә быел “Ак калфак” әгъзасы Рәзилә Солтанова җитәкчелегендә “Оста куллар” түгәрәге “Солдатка – оекбаш” акциясен башлап җибәргән. Берничә дистә пар җылы оекбашлар гуманитар йөк белән фронтка озатылган да инде.
Әйе, без беребез дә тирә-юньдәге вакыйгаларның пассив күзәтүчесе генә булырга тиеш түгел. Һәрнәрсә өчен үзебезнең дә җаваплылыкны тоеп, тормышыбызны, киләчәгебезне имин, матур итү өчен тырышлык салып яшик!
Рәсемдә: маскировка челтәре үрү осталары Светлана Васикова һәм Рәзилә Солтанова.
Автор фотосы.