+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 февраль 2025, 05:42

Калининградтан – Владивостокка, Кырымнан – Камчаткага кадәр!

Башкортстанда үткән чукраклар арасында Бөтенрусия кышкы Спартакиада илнең 30 төбәгеннән 800дән артык спортчыны җыйды

Калининградтан – Владивостокка, Кырымнан – Камчаткага кадәр!Калининградтан – Владивостокка, Кырымнан – Камчаткага кадәр!
Калининградтан – Владивостокка, Кырымнан – Камчаткага кадәр!

Уфаның Спорт сараенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Без бергә. Спорт” чукраклар арасында Бөтенрусия кышкы Спартакиада ябылу тантанасында катнашты.

Ярышлар 6-16 февральдә бер үк вакытта Уфада, Ишембайда һәм Әбҗәлил районының “Яктыкүл” тау чаңгысы үзәгендә үтте. Илнең 30 төбәгеннән 800дән артык спортчы җиде дисциплинада – тау чаңгысы һәм чаңгы узышларында, сноубордта, шахматта, хоккейда, керлинг һәм футзалда көч сынашты. Башкортстанны 27 спортчы тәкъдим итте.

Радий Хәбиров үз чыгышында ассызыклавынча, республика чукраклар спортының һәрбер төрен кабул итәргә һәм үткәрергә әзер.

– Ике атналык чын спорт көрәше, дуслык, бер-береңне хөрмәт итү чарасы тәмамлана. Безгә искиткеч хисләр бүләк иткәнегез өчен рәхмәт! Сезне зур спортчыларга әверелдергән тренерларга рәхмәт. Ярышлар вакытында сезгә уңайлы шартлар булдырырга тырыштык, республикабызның иң яхшы спорт объектларын тәкъдим иттек, – диде Радий Хәбиров.

Русия спорт министрының беренче урынбасары Одес Байсолтанов чарага әзерлек һәм аны үткәрүнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

– Ярышлар бер мизгел кебек үтте. Бу дуслык һәм спорт бәйрәме барысына да ошады, – диде Одес Байсолтанов. – Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны чын күңелдән котлыйм. Барыгызга да изгелек телим!

Бөтенрусия чукраклар спорты федерациясе президенты Дмитрий Ребров Башкортстан җитәкче­легенә ярышларны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде.

– Спартакиада Калининградтан Владивостокка кадәр, Кырымнан Камчаткага кадәр спортчыларны җыйды. Һәм безнең спортчыларыбызның көчен һәм рухын данлаучы чарага әверелде, – диде Дмитрий Ребров. – Катнашучылар өчен бу – спорт юлында мөһим адым, шулай ук алга таба үсеш, яңа биеклекләргә ирешү өчен этәргеч. Ике елдан чукраклар спорты буенча Бөтенрусия җәйге Спартакиадада очрашачакбыз.

Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстанның илнең алдынгы спорт төбәкләренең берсе булуын тагын бер кат исбатлавын билгеләп үтте.

– Без сурдлимпиячеләрнең беренче җәйге уеннарын уздырдык, әле – кышкысын. Бүген мин Русиянең спорт министрыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар арасында БДБ илләренең беренче кышкы Спартакиадасын уздырырга ризалык белән хат алуымны белдердем. Бу спорт бәйрәме, зур халыкара чара булачак. Мин һәрвакыт зур ярышлар уздыру яклы. Беренчедән, бу спортчылар өчен яхшы. Икенчедән, икътисад эшли – барлык кунакханәләр, рестораннар, музейлар тулы, транспорт кулланыла, – диде Радий Хәбиров.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас