+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 февраль 2025, 02:32

Юл азагы – гүр газабы булмасын!

Шушы көннәрдә генә республикада берничә үлемечле авария теркәлде...

Юл азагы – гүр газабы булмасын!Юл азагы – гүр газабы булмасын!
Юл азагы – гүр газабы булмасын!
Самара өлкәсендә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган: җиңел машина “КамАЗ” астына барып кергән. Нәтиҗәдә Башкортстаннан бер гаилә пары һәлак булган...

“Kia Rio” һәм йөк машинасы катнашлыгындагы авария 12 февраль иртәсендә Красноярск районының Кривое Озеро авылы янындагы “Урал” М-5 трассасында булган. Җиңел машина белән 36 яшьлек водитель идарә иткән. Ул Туймазы районының Кандра авылыннан бер гаиләне Самарага алып китеп барган.
Иртәнгә таба “Kia Rio” юл кырыенда тукталган “КамАЗ”га барып бәрелә. Бәрелешү шулкадәр көчле була: 38 яшьлек ир һәм аның 36 яшьлек хатыны авария урынында җан бирәләр. Аларның 11 яшьлек улы могҗиза белән исән кала.
 
Гаиләнең танышлары булган водитель исән калган. Ул, үзе әйтүенчә, хәрәкәт вакытында йокымсырап киткән. Үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланган.
Ир белән хатынның үлеме турындагы хәбәр Кандра авылында яшәүчеләрне тетрәндергән. Алар турында күршеләре һәм танышлары, ярдәмчел һәм хезмәт сөючән кешеләр иде, диләр. Хатыны – урындагы фитнес-үзәктә, ә ире нефть чыгару тармагында бораулаучы булып эшләгән. Икесе дә спорт белән шөгыльләнгән һәм актив тормыш рәвеше алып барган.
Гаиләнең 17 яшьлек кызлары да бар. Ул бу сәфәрдә булмаган. Әти-әнисенең үлемен бик авыр кичерә...
 
“Р-240” Уфа – Ырынбур трассасының 217нче чакрымында “Опель-Астра” автомобиле һәм Уфа – Күмертау маршруты буенча барган “Ютонг” автобусы катнашлыгында янә бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Автобуста 10 пассажир, шул исәптән1 бала, булган. Барлык пассажирлар да табиблар тарафыннан каралган, зыян күрүчеләр юк.
Җиңел машинадагы 2 кеше шунда ук һәлак булган. “Башинформ” агентлыгы мәгълүматлары буенча, һәлак булган ир-егет белән хатын-кыз яңа гына өйләнешкәннәр һәм туй сәяхәтенә Төркиягә очар өчен аэропортка барган булганнар.
 
Руль артында сак булыгыз, юл азагы гүр газабы булмасын!


Автор:Резида Валитова
Читайте нас