Форум гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга һәм балаларны тәрбияләү, сәламәтлек һәм үстерү мәсьәләләре буенча файдалы мәгълүмат алуга юнәлтелгән. Чара кысаларында тематик иҗади мәйданчыклар оештырылачак:
- Гаилә ярминкәсе, анда кунаклар 8 Мартка бүләкләр таба алачак.
- Ата-аналар һәм булачак әниләр өчен тәрбия, сәламәтлек һәм үз-үзеңне карау мәсьәләләре буенча белгечләр чыгышлары
- Балалар һәм ата-аналар өчен иҗади, белем бирү һәм физик үсешкә багышланган мастер-класслар
- Яшьләр өчен актуаль булган темаларга яшүсмерләр өчен лекторий
- Үстерә торган уеннар һәм активлыклары булган балалар зонасы
- Гаилә өчен товарлар һәм хезмәтләр ярминкәсе
- Гаилә коллективлары катнашачак концерт программасы.
Форум файдалы аралашу, республиканың әйдәп баручы экспертлары белән очрашу һәм ата-аналар арасында тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булачак. Чарада шулай ук балалы гаиләләргә ярдәм итүче оешмалар да катнашачак.
Шәһәребездә яшәүчеләрне «Своя семья» гаилә форумына чакырабыз 5 март көнне Уфа шәһәренең «Торатау» Конгресс-холлында, Зәки Вәлиди ур., 2нче йорт, 1нче кат. Башлана 10.00 сәгатьтә.
Фото: "Башинформ"