Презентация вакытында Башкортстанның Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков медиамәктәпнең 15 катнашучысына "Мин - яшь Шаһит" таныклыгы тапшырды. Шулай ук журналистика, балалар басмасы өчен әкиятләр әзерләү, фото һәм видеоконтент, журналның версткасы һәм дизайны буенча дәресләр үткәрелде.
Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов балаларны яшь коллегалар дип атады һәм аларга илһам һәм уңышлар теләде!
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә узган елның октябреннән "Мин – яшь Шаһит" медиамәктәбе гамәлгә ашырыла башлады.
Проект Башкортстан территориясендә яшәүче 4 яшьтән 14 яшькә кадәр башкорт телендә сөйләшүче һәм язучы балалар өчен каралган. Проектның максаты - Башкортстан Республикасының милли журналистика кадрларын әзерләү, дәүләт башкорт һәм туган башкорт телен саклау һәм үстерү, балаларның туган телдә фикерләвен үстерү.
Көзге каникул вакытында яшь журналистлар биш көн дәвамында башкорт телендә мәкаләләр, әкиятләр язарга, фотога төшерергә һәм видео монтажларга өйрәнде, балалар өчен журналның версткасы һәм дизайны белән танышты.
Рита Стеничкина фотосы.