+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 февраль 2025, 12:59

Радий Хәбиров Башкортстанның бакча ширкәтләре вәкилләре белән очрашты

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың коммерция карамагында булмаган бакча ширкәтләре (СНТ) вәкилләре белән очрашты. Чара «Торатау» Конгресс-холлында старт алган «СМАРТ-бакчачы» IV халыкара форумы кысаларында узды.

Радий Хәбиров Башкортстанның бакча ширкәтләре вәкилләре белән очраштыРадий Хәбиров Башкортстанның бакча ширкәтләре вәкилләре белән очрашты
Радий Хәбиров Башкортстанның бакча ширкәтләре вәкилләре белән очрашты

Очрашуда төбәк министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук муниципалитетлар башлыклары катнашты. Көн тәртибендә - коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм аларга ярдәм чаралары. Сүз җир кишәрлекләрен кадастрда рәсмиләштерү, СНТларны транспорт белән тәэмин итү, ширкәтләрнең электр челтәре инфраструктурасын модернизацияләү һәм каты коммуналь калдыкларны чыгаруны оештыру турында бара.

Кереш сүзендә төбәк җитәкчесе республика бакчачылары белән конструктив диалогның мөһимлеген билгеләп үтте.

- Инде дүртенче ел бакча ширкәтләренә системалы ярдәм күрсәтәбез. Без бу эшкә бик җитди карыйбыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безгә, һичшиксез, сезне нинди темалар борчыганын ишетү бик мөһим. Чөнки бакчачылыкка ярдәм итүдә барлык өстенлекләрне без сезнең ихтыяҗлардан чыгып билгелибез.

Республиканың бакчачылык тармагына ярдәм чаралары турында тулырак итеп Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 2022-24 елларда төбәкнең бакча ширкәтләрен үстерүгә 576 млн сум юнәлтелгән.

Башкортстан Бакчачылар ассоциациясе президенты Наталья Овчинникова республика җитәкчелегенә СНТларга системалы ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде, шулай ук берләшмәнең эшчәнлеге һәм ширкәтләргә методик ярдәм күрсәтү турында сөйләде.

Ассоциациянең өстенлекле бурычлары арасында Наталья Овчинникова СНТ рәисләренә юридик мәсьәләләр буенча консультацияләр бирүне һәм финанс белемен арттыруны, махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкләр формалаштыруда ярдәм итүне, каты көнкүреш калдыкларын җыюны һәм чыгаруны оештыруны, шулай ук бакчачылар катнашлыгында тематик киңкүләм чаралар уздыруны атады.

Эш азагында Башкортстан Башлыгы очрашуда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм республикада бакчачылар көнен расларга тәкъдим итте.

- Дүрт ел элек бергә эш башладык. Без сөйләгәннәрнең барысын да эшлибез. Һәм безнең сезнең белән партнерлык мөнәсәбәтләре барлыкка килде. Әйдәгез, моны дәвам итик. Мин хыялланам, берничә елдан мәсьәләләрне хәл итүнең башка дәрәҗәсенә чыгачакбыз – юллар ясаячакбыз, газ үткәрү буенча алга таба барачакбыз, һәр ширкәттә контейнер мәйданчыгы урнаштырылачак һәм башкалар. Бу ниндидер бер тапкыр гына була торган вакыйга түгел дип өметләнегез. Бу - максатчан дәүләт сәясәте, ул һәрвакыт акча белән ныгытылган, – дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас