Мәгълүм булуынча, Башкортстан җирлегендә татар телендә беренче гәзит — “Вакыт” басмасы 1906 елның 21 февралендә дөнья күрә. Гәзит Ырынбур шәһәрендә нәшер ителсә дә, беренчедән, Башкортстанның ул чорда Ырынбур губернасы составында булуы, икенчедән, басма эшчәнлегендә күпләп безнең республиканың алдынгы татар җәмәгатьчелеге катнашуы, “Вакыт”ны Башкортстан татар матбугатының да тәүге карлыгачы, дип исәпләргә тулы хокук бирә. Октябрь инкыйлабына кадәр Башкортстан җирлегендә, нигездә, иске төрки, татар телләрендә дистәләгән гәзит һәм журнал нәшер ителә. Алар арасыннан 1907 елның 4 гыйнварыннан нәшер ителгән мөселман революционерларының “Урал” гәзитен, татар халкының милли энциклопедиясе дәрәҗәсенә күтәрелгән “Шура” журналын, тәүге саны 1913 елның 18 октябрендә дөнья күргән Уфада чыгып килгән “Тормыш” гәзитен атау да җитә. Башкортстан җирлегендә чыккан бу басмалар бүгенге көндә татар матбугатының алтын фондына кертелде.
1918 елның 1 мартында Башкортстан Вакытлы Революцион Советы карары нигезендә Ырынбурда татар телендә “Башкортстан” гәзите нәшер ителә башлый. Еллар дәвамында гәзитнең исеме үзгәрә. 1944 елның 12 мартыннан гәзит “Кызыл таң” исеме астында чыга башлый. Бу елларда “Кызыл таң” елдан-ел камилләшә, укымлылана барып, ил, республика үсешендә булган мөһим мәсьәләләрне үз эченә алуы, тема киңлеге, язмаларның актуальлеге, үткен теллелеге, милли-мәдәни тормышка зур игътибар бирүе белән чын мәгънәсендә республикадагы һәр татар гаиләсендә өстәл басмасына әверелде. Моның ачык күрсәткече — 1990 елда гәзитнең гомум тиражы 120 меңгә (!) җитте. Шушы рәвешле, егерменче еллардагы пролетариат басымы, арытаба Сталинның шәхес культы, сугыш чоры, аннан соңгы катлаулы еллар, торгынлык чоры сынауларын лаеклы үтеп, үзенең төп асылын саклап кала алган “Кызыл таң” үзгәртеп корулар, сүз иреге чорына республикада профессиональ яктан ныклы нигезле, үсешкән басма сыйфатында аяк басты.
“Кызыл таң” гәзите кайсы гына заманда да Башкортстанның татар матбугаты үсешендә чишмә башы, иң мөһим тарихи чор булып калачак.
Бүген инде “Кызыл таң” гәзитенең электрон варианты — kiziltan. ru, оциаль челтәрләрдә үз сәхифәләре эшли. Аның канаты астында балалар өчен "Әллүки" , яшьләр өчен "Тулпар" журналлары чыга. "Кызыл таң"чыларны бәйрәм белән котлап, иҗади уңышлар телибез! Киләчәктә дә республиканың иң укымлы басмаларының берсе булып калып, яңа үрләр яуларга язсын!
Фото: Динар Кәлимуллин